Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән
Быел төбәк проекты буенча 2564 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Аның максатчан күрсәткечләрен түбәндәгеләр тәшкил итә: «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан зыян, млн. сум». Урманнарны торгызу юнәлешендә башкарылган эшләрне исәпкә алып, беренче күрсәткеч 100 процент үтәлгән. Икенче күрсәткечкә килгәндә, быел урманнарга янгыннан зыян килү очрагы теркәлмәгән.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының шулай ук «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләренең орлык запасы» һәм «Урман үсемлекләренең үстерелгән утырту материаллары саны» кебек максатчан күрсәткечләре дә бар.
Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре урман барлыкка китерүче төп токымнарның 11 590 кг орлыгын җыйган. Шул исәптән: нарат – 548 кг, чыршы – 94 кг, карагай – 10 кг, каен – 1640 кг, юкә – 34 кг, имән – 8248 кг һәм башка токымнарның орлыклары – 1016 кг. Бу эшләр әле тәмамланмаган. Җыелган орлыклар Татарстанның Урманнарны саклау үзәгендә тикшерелә, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелә.
Үсентеләр һәм чәчкеннәргә килгәндә, җәйге-көзге чорда питомникларда чәчүлекләрне сугару, туфракны йомшарту һәм чүп үләненнән арындыру кебек сезонлы эшләр үткәрелгән. Бүген урман питомникларында утырту материалларына инвентаризация төгәлләнә. Беренчел нәтиҗәләр буенча, 2025 елда утырту өчен 30,8 млн үсенте үстерелгән.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында быел кирәкле кайбер техникалар сатып алынган: алар – 6 «Беларус-82.1» тракторы, 3 ЛКТ-4П янгын сүндерү ярымтагылмасы, моторлы 4 көймә, УАЗ-390945 базасындагы 1 кече урман-патруль комплексы, кар һәм сазлыктан йөри торган 1 РМ 500-2 квадроциклы һәм 1 транспорт тагылмасы.
«Киләсе елда яңартылган «Экологик иминлек» илкүләм проектына старт биреләчәк. Бу уңайдан үзгәрешләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына да кагылачак, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Аның паспорты эшләнә, әле расланмаган. Ләкин төбәк проекты шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре тирәсендә урманнарны торгызу, урман культуралары яхшы үссен өчен агротехник чаралар күрү, урман токымнары орлыкларын әзерләү объектларын булдыру һәм үстерү, шулай ук урманнар урнашкан мәйданнарны урман торгызу җирләренә кертү буенча эшләр башкаруга кагылышлы яңа максатчан күрсәткечләрне дә үз эченә алачагы билгеле инде».
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев