Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда "фермер мәктәбе" старт ала

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе»укыту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алуы башлану турында хәбәр итә.

 Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

«Фермер мәктәбе» проекты яңа финанс яктан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итүгә, инде гамәлдә булган нәтиҗәлелекне күтәрүгә, АПКда бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Конкурс сайлап алуында катнашу өчен 12 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр "сөт-ит терлекчелеге" яки "кошчылык" юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм тутырылган гариза белән бергә электрон почтага җибәрергә кирәк: sh.fermer_rt@mail.ru конкурс турында Нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучыдан бары тик бер проект кына тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурс материаллары Эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр "фермер хуҗалыгы агробизнесы" ("Агробизнес фермер хуҗалыгы") 252 сәгатьлек һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачаклар, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.

Шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларны алга таба озата бару һәм аларга ярдәм итү чаралары каралган. Укулар 2021 елның 24 февраленә планлаштырылган.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1905606.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев