Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда финанс белемен укытуның иң яхшы методикаларын сайлаячаклар

Татарстанда ел саен “Финанс белеме буенча иң яхшы дәрес” дигән педагогик осталык конкурсы уза.

Конкурсны Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә үткәрә.

Һәрбер педагог балаларның һәм яшүсмерләрнең финанс белемен арттыруга юнәлдерелгән автор методик эшләнмәләрен тәкъдим итә ала. Бу, мәсәлән, уен формасында дәресләр яки факультатив дәресләр булырга мөмкин.

Конкурс түбәндәге 6 номинация буенча уздырыла:

«1-4нче сыйныфларда финанс белеме буенча иң яхшы дәрес»;
«5-9нчы сыйныфларда финанс белеме буенча иң яхшы дәрес»;
«10-11нче сыйныфларда финанс белеме буенча иң яхшы дәрес»;
«Һөнәри белем бирү оешмаларында финанс белеме буенча иң яхшы дәрес»;
«Мошенниклар лозунгы: үз финансларын ничек танырга һәм якларга» темасына иң яхшы дәрес;
«Укучыларның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүдә системалы якын килү».

– «Лучший урок по финансовой грамотности в 1–4 классах»;
– «Лучший урок по финансовой грамотности в 5–9 классах»;
– «Лучший урок по финансовой грамотности в 10–11 классах»;
– «Лучший урок по финансовой грамотности в профессиональных образовательных организациях»;
– «Лучший урок на тему «Ловушки мошенников: как распознать и защитить свои финансы»;
– «За системный подход в повышении уровня финансовой грамотности обучающихся».

Конкурс инде бишенче тапкыр уздырыла. Аның белән Татарстан педагоглары гына кызыксынмый, үз эшләнмәләрен Россия Федерациясенең башка субъектларыннан да катнашучылар җибәрә. 2019-2020 елларда конкурста катнашуга гаризалар Алтай крае, Марий Эл Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан килде.

Катнашуга гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Бу турыда тулырак +7 (843) 235-05-28 телефоны буенча белергә мөмкин.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган. Шунда ук конкурс нәтиҗәләре дә бастырылачак.

Чыганак: http://www.cbr.ru/press/regevent/?id=17166

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев