Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда «Җиңү диктантын» сигез мең ярымнан артык кеше язачак

"Бердәм Россия" төбәк башкарма комитетында "Җиңү диктанты" акциясен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

29 апрель көнне 12:00 сәгатьтә Татарстанда «Җиңү диктанты» узачак мәйданчыклар эшли башлаячак. Бу хакта “Тарихи хәтер” партия проектының төбәк координаторы - ТР Дәүләт комитетының архив эше буенча башлыгы Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

"Җиңү диктанты" инде өченче тапкыр уздырыла. Быел мәйданчыклар саны артты, алар 150дән артык булды. Ябык мәйданчыклар барлыкка килде. Акциягә Суворов училищесы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы уку үзәге, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка кирәкле ярдәм җитештергән берничә эре предприятие кушылды. «Җиңү диктанты» беренче мәртәбә «Татнефть» ГАҖндә узачак. Татарстан территориясендә без сигез мең ярымнан артык кешенең катнашуын көтәбез», - дип сөйләде Габдрахманова.

“Җиңү диктанты”нда мәктәп укучылары, студентлар, хәрби хезмәткәрләр, “Бердәм Россия” активы һәм партия тарафдарлары, танылган сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашачак.

"Җиңү диктанты" оештыру комитеты хәбәре буенча, Татарстанда барысы да акция үткәрүгә әзер.

2021 елда "Җиңү диктанты" өченче тапкыр узачак. 29 апрельдә узачак патриотик акцияне "Бердәм Россия", Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте оештырачак. 

Чыганак: https://tatarstan.er.ru/activity/news/v-tatarstane-diktant-pobedy-napishut-bolee-vosmi-s-polovinoj-tysyach-chelovek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев