Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Иделне савыктыруга бер ел эчендә 1,6 млрд сум акча тотылган

Республикада чистарту корылмаларының 82% ы билгеләнгән нормативларга туры килми.

  Быел Татарстан «Экология» илкүләм проектының дүрт федераль проектында катнашты, аларны тормышка ашыруга 2,87 млрд.сум, шул исәптән федераль бюджеттан — 2,21 млрд. сум һәм республика бюджетыннан 665 млн. сум акча юнәлдерелде. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

   Бүгенге көндә чистарту корылмаларының 82% ы билгеләнгән нормативларга туры килми. Ел саен су объектларына китерелә торган зыян 650 млн.сумнан артык бәяләнә. Республикада төрле милек формасындагы 181 чистарту корылмасы эшли, шуларның 131е су объектларына ташлана.

   Иделне савыктыруга — 1,6 млрд.сум, «чиста ил» Илкүләм проекты чараларына — 834 млн. сум, ККК белән комплекслы эш итү системасына-234 млн. сум һәм «урманнарны саклау»өчен 197 млн. сум юнәлдерелде. Шулай ук «Чиста ил»проекты буенча эш алып барыла.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/29-12-2020/na-ozdorovlenie-volgi-v-tatarstane-za-god-napravili-1-6-mlrd-rubley-5795887

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев