Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кабат карантин кайчан була?

Республика җитәкчесе сүзләренчә, Роспотребнадзорның барлык таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәү зарур.

Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, кабат карантин кертү планлаштырылмый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе билгеләгән барлык таләпләрне һәм күрсәтмәләрне катгый үтәү зарур», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мәктәпләрдә хәлләр даими контрольдә тора. Вазгыять тотрыклы», — дип ышандырды ул. Көзге каникул вакытында республикада барлык санитар нормаларны үтәп мәктәп яны лагерьлары, спорт һәм яшьләр объектлары, мәдәният объектлары эшләячәк, дип өстәде ул.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, коронавирус таралуын булдырмау өчен көзге каникулларда мәктәпләр һәм мәктәп яны лагерьлары тарафыннан барлык таләпләрне үтәү катгый контрольдә тотылачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/31-10-2020/r-st-m-mi-nehanov-tatarstanda-kabat-karantin-kert-planlashtyrylmyy-5782598

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев