Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда хатын-кыз депутатлар мәктәптә туклану буенча кайнар элемтә оештыра

Татарстанда яшәүчеләр 2 февральгә кадәр кызыксындырган сорауларын бирә ала.

«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле аппарат хезмәткәрләре мәктәптә туклануны оештыру буенча кайнар элемтә үткәрә.

«Сишәмбе, 2 февральдә, Татарстанда "Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру"га багышланган кайнар элемтә эшләячәк. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда яшәүчеләр мәктәптә туклану буенча кызыксындырган сорауларын 236-00-71 һәм 8-9393-453-750 телефоннары буенча шалтыратып бирә ала. Шалтыратулар көндезге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр кабул ителә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-01-2021/tatarstanda-hatyn-kyz-deputatlar-m-kt-pt-tuklanu-buencha-kaynar-elemt-oeshtyra-5802595

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев