Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр арткан

Тагын ике кеше Covid-19 корбаннары була, алар 1943 һәм 1955 елгы ир-атлар

Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, республикада вирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр арткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булган кешеләрнең беренчесе — 1943 елда туган ир-ат. Аны ике яклы вируслы пневмония белән йогышлы профильле стационарга китергәннәр.

Вафат булучыларның икенчесе - 1955 елда туган ир-ат, Covid-19 инфекциясе китереп чыгарган ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авырулар катлауландырган.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-10-2020/tatarstanda-koronavirustan-l-chel-r-sany-103k-kad-r-artkan-5780076

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев