Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда лицензияләре булган автобус йөртүчеләр саны дүрт тапкырга арткан

Республикада пассажир транспортына мәҗбүри лицензия бирү кертелгәнче, 250гә якын лицензиат кына булган.

Татарстанда лицензияләре булган пассажир автобуслары саны дүрт тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында Ространснадзор Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте. 

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, республикада лицензияләү шактый уңышлы узган. Гомумроссия лицензияләр реестрына Татарстаннан 8,5 мең автобус кертелгән. «Бу шактый зур күрсәткеч. 1124 лицензия бирелгән. Пассажир транспортына мәҗбүри лицензия бирү кертелгәнчегә кадәр бары 250 лицензия генә булса, хәзер бу сан дүрт тапкыр артты", - дип сөйләде Рамазанов. 

​Шул ук вакытта ул кайбер предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси хуҗаларның бу төр эшчәнлеккә лицензиясез автобуслар кулланылуын билгеләп үтте. «Шуңа күрә безнең белгечләр ЮХИДИ белән берлектә теркәлгән транспорт чараларын, нәкъ менә автобусларны тикшерәләр. Һәм инде үз транспорт чарасын лицензияләмәүчеләр белән адреслы эшлибез", - дип ассызыклады идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы. 

«Без чагыштыру ясаганда, берничә автобус яки берәрсен реестрга кертергә оныткан предприятиеләрне ачыкладык. Автобусны эксплуатацияләүдән туктау очраклары да бар, шуңа күрә лицензияләмиләр. Белә торып лицензияләмәүчеләр дә бар, әмма Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе һәм ЮХИДИ әлеге транспорт чараларын ачыклый»,-дип өстәде Рамазанов. 

Россиядә 2019 елның 29 июненнән автобусларда пассажирлар йөртү тыелган федераль закон гамәлдә, алар турында белешмәләр лицензияләр реестрына кертелмәгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/01-12-2020/v-tatarstane-chislo-avtobusnyh-perevozchikov-s-litsenziyami-vozroslo-v-chetyre-raza-5789342

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев