Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге каникуллар вакыты Covid-19 нәтиҗәсендә озайтылырмы?

Республикада балалар арасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны олылар арасыннан ун тапкыр кимрәк.

   Татарстанда яңа коронавирус йогышы аркасында мәктәп укучыларының көзге каникулларын озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Бүгенге көндә мәктәп каникуллары профилактика чаралары шартларында булачак, алар билгеләнгән. Балалар каникулларының озынаюы турында мәсьәлә хәтта фикер алышынмый", - дип билгеләп үтте спикер.


Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, республикада балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны өлкәннәр арасыннан ун тапкыр кимрәк, шул ук вакытта аларның гомуми структурада өлеше үзгәрми.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/28-10-2020/shkolnye-kanikuly-v-tatarstane-ne-budut-prodlevat-iz-za-covid-19-5781772

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев