Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда пандемиягә дача амнистиясе буенча Теркәүгә мөрәҗәгатьләр саны кимемәгән

Еш кына гадиләштерелгән тәртиптә республика халкы бакча һәм торак йортларны терки.

Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, гражданнарның дача амнистиясе буенча төзелмәләрне теркәүгә мөрәҗәгатьләре саны кимемәде, дип сөйләде «Татар-информ» МА хәбәрчесенә ТР буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.

«Хәзер пандемия белән бәйле рәвештә шәхси йортлар, шул исәптән бакча йортлары һәм бакча участокларында торак йортлар да ихтыяҗ зур. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тырыша. Йортларда хәзер пропискада да, анда ел әйләнәсе яшәргә дә була", - дип белдерде Мөхәммәтгалиева.

Ул шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп функцияле үзәкләр ябылуга һәм гражданнарның хокукларын теркәү өчен документлар кабул итмәвенә карамастан, Росреестр үз эшен туктатмады, шул исәптән күчемсез милеккә хокукларны исәпкә алу һәм теркәү буенча да. Татарстан Росреестрында КФҮ эше яңартылганнан соң, күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен документлар бирү ешайды.

Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда «дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән.

Росреестрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елда сату-алу килешүләренең гомуми саны, узган ел белән чагыштырганда, 20% ка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча үсеш сизелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев