Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерү кимегән

Бу елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда шәхси хуҗалыкларда ит өчен терлек һәм кош-корт үстерү, сөт һәм йомырка җитештерү ел дәвамында 5 процентка, 0,8 процентка һәм 1,5 процентка кимегән.

Бу — Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларында чагыла.

Хуҗалыклар тугыз ай эчендә ит өчен 49,2 мең тонна терлек һәм кош-корт (тере авырлыкта), 402,2 мең тонна сөт һәм 260,7 млн данә йомырка җитештергән.

Тулаем алганда, Татарстанда ит өчен терлек һәм кош-корт җитештерү кимегән (тере авырлыкта 346,4 мең тонна, 2,2 процентка кимегән), әмма сөт һәм йомырка җитештерү 7,5 һәм 3,3 процентка арткан (1 млн 658,5 мең тонна сөт һәм 1 млрд 224,5 млн данә йомырка җитештерелгән).

Үз чиратында гомуми трендны авыл хуҗалыгы оешмалары билгели. Алар ит өчен 279 мең тонна терлек һәм кош-корт (1,7 процентка кимегән), 1 млн 99,5 мең тонна сөт (11,1 процентка арткан) һәм 939,7 млн данә йомырка (4,9 процентка арткан) җитештергән.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр сөт җитештерүне 6,9 процентка арттырган (156,8 мең тонна җитештерелгән), әмма ит өчен терлек һәм кош-корт (18,2 мең тонна), шулай ук йомырка җитештерүне (24,1 млн данә) киметкәннәр.

  • Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан терлекчеләрен сөт җитештерүдә илдә лидерлар, дип белдергән иде.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев