Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы теркәлгән

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 586 очрагы ачыкланган.

    Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

   «Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары вирусны башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 85 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

  Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (37 кеше), 60-70 (23 кеше) һәм 50-60 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган. 11 пациент — 70-80, тугызы - 18-30 яшьтәгеләр, өчесе – балигъ булмаган бала.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан (51 очрак) һәм Чаллы (13 очрак) шәһәрләре әйдәп бара. Яшел Үзән һәм Саба районнарында – тугызар, Түбән Кама һәм Чистай районнарында – дүртәр, Нурлат районында – өч, Бөгелмә һәм Зәй районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Лаеш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 583 очрагы теркәлгән, 10 574 кеше (шуларның 19ы – узган тәүлектә) терелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-12-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-103-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5795084

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев