Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда тагын дүрт кешедә коронавирус инфекциясенең Британия штаммы ачыкланган

Баш санитар табиб урынбасары Любовь Авдонина республика халкын вирусның яңа штаммын йоктырудан саклану өчен прививка ясатырга чакырды.

Татарстанда тагын дүрт кешедә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең Британия штаммы табылган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген мондый очраклар уникегә җитте. Кызганыч ки, бу кешеләрнең авыру тарихында аларның каядыр баруы турында мәгълүматлар юк. Ягъни алар әлеге штаммны биредә йоктырган. Бу штамм инде халык арасында йөри дип фаразларга мөмкин», — диде спикер.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, кемдәдер бу авыруның симптомнары күзәтелмәскә мөмкин, икенчеләре исә бик каты авырый, нәкъ менә шуларның анализын «Микроб» тикшеренү институтына җибәрәләр.

«Бүген әлеге кешеләрнең барысы да терелде. Материал алу, аны җибәрү процессына берничә көн вакыт кирәк. Бу пациентларның барысы да савыкты», — диде ведомство башлыгы урынбасары.

Әлеге авырулар өчен аралашу даирәсен киңәйттеләр, чөнки вирусның бу мутациясе әйләнә-тирәдәгеләр өчен күпкә йогышлырак. Авырулар белән аралашкан 39 кеше тикшерелгән — алар арасында Британия штаммын йоктыручылар юк.

Баш санитар табиб урынбасары республика халкын вирусның яңа штаммын йоктырудан саклану өчен прививка ясатырга чакырды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-04-2021/tatarstanda-tagyn-d-rt-keshed-koronavirus-infektsiyasene-britaniya-shtammy-achyklangan-5821718

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев