Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда тәүлек эчендә 43 кеше коронавирус йоктырган

3 ноябрьгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 8 549 тапкыр куелган.

Узган тәүлектә Татарстан территориясендә яңа Covid-19 инфекциясенең 43 очрагы теркәлгән. Аларның берсе генә читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Инфекцияле татарстанлылар арасында 30 дан 50 яшькә кадәрге кешеләр күбрәк, алар 14 кеше, икенче урында 50 дән 60 яшькә кадәрге кешеләр, алар 11 кеше, антирейтингта өченче урында 60тан 70 яшькә кадәрге кешеләр, бу яшьтәгеләр арасында зарарланган тугыз кеше авырый.

Яңа очракларның күбесе Казанда теркәлгән — биредә тугыз кеше авырган. Икенче урында — Нурлат районы, анда сигез яңа очрак ачыкланган, өченчедә — Әлмәт районы, анда биш кеше авыру йоктырган.

3 ноябрьгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 8 549 тапкыр куелган. 7 606 пациент инде дәваланган, шул исәптән 36сы — узган тәүлектә. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-11-2020/tatarstanda-t-lek-echend-43-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5783147

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев