Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда тәүлек эчендә 44 кеше коронавирус йоктырган

Covid-19 инфекциясеннән узган көндә республиканың 47 кешесе савыкты.

 Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенең 44 очрагы теркәлгән. Республиканың ике кешесе вирусны читтә йоктырган, калган очраклар – авыру кеше белән контакт аркасында. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тугыз кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35 кеше өйдә дәвалана», – диделәр ведомствода.

 Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында ачыкланган – алар 23 кеше.

Инфекцияле коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанда табылган, биредә 33 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Арча районы алда бара, анда авыруның биш очрагы билгеләп үтелде. Аксубай, Әлки, Яшел Үзән, Лаеш, Спас һәм Чистай районнарында берәр авыру ачыкланган.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле 7 мең 943 кеше авырды. Алар арасында 6 мең 803 пациент дәваланды, шул исәптән 47се – узган тәүлектә. 

 Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/21-10-2020/tatarstanda-t-lek-echend-44-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5780179

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев