Әтнә таңы

Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды

Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.

Татарстан юлында дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобиле йөртүчесе каршы хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.

Авариядә дүрт кеше — чит ил машинасын йөртүче, шулай ук «Лада» машинасының 69 яшьлек йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак булган

Реклама

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре билгеләнә.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына республиканың Балык Бистәсе районы прокуроры Руслан Шакирҗанов килгән. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-02-2021/tatarstanda-trassada-d-rt-keshe-lak-bulgan-avariyane-nechk-lekl-re-bilgele-buldy-5808506

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: