Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда участок эчендә газ үткәрүгә субсидия алучылар исемлеген тулыландырачаклар

Татарстанда йорт участогы чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазын сатып алуга субсидия алучылар исемлеген киңәйтәчәкләр. ТР Министрлар Кабинетының карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Исемлеккә сугыш инвалидларын, шулай ук инвалид балаларны караучы затларны кертергә ниятлиләр.

Хәзерге вакытта чыгымнарны компенсацияләүгә (100 мең сумнан да артык түгел) Бөек Ватан сугышы ветераннары; сугыш хәрәкәтләре ветераннары; һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары; I һәм II төркем инвалидлар; инвалид балалары булган гаиләләр; 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр; җан башына уртача кереме 19 мең сумга кадәр тәшкил иткән гаиләләр; махсус хәрби операциянең кайбер катнашучылары, шул исәптән «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче мобилизацияләнгән гражданнарның, РФ милли гвардиясендә хезмәт итүче затларның, Россия Кораллы көчләре белән контракт төзегән гражданнарның, махсус операция зонасына командировкага җибәрелгән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләренең гаиләләре дәгъва кыла ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев