Татарстанда уртача хезмәт хакы 97,2 мең сумнан артып киткән
Агымдагы елның беренче биш аенда Татарстан Республикасында уртача айлык хезмәт хакы, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,5 процентка артып, 97 264 сум тәшкил иткән.
Аерым алынган май аенда ул 104 722 сумга (еллык үсеш – 17,4 процент) тигез булган. Росстатның 2026 елның гыйнвар - июнь айлары өчен Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы докладында шундый мәгълүматлар китерелгән.
Шул ук вакытта, Татарстан элеккечә үк Идел буе федераль округы төбәкләре арасында оешма хезмәткәрләренең уртача айлык номиналь хезмәт хакы күләме буенча алда бара.
Агымдагы елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча Идел буе төбәкләре арасында номиналь хезмәт хаклары күләме буенча Пермь крае – икенче урында (88 156 сум, үсеш 11,5 процент), өченчедә – Удмуртия (85 416 сум, үсеш 17,2 процент).
Аерым алынган май өчен Идел буе федераль округында хезмәт хакы күләме буенча икенче урында шулай ук Пермь крае (93 140 сум, үсеш – 9,1 процент), ә өченче урында – Удмуртия (89 589 сум, 16,3 процент).
Бөтен Идел буе округында гыйнвар – майда номиналь хезмәт хакы, елына 12,2 процентка артып, 81 901 сум, ә аерым алынган майда, 11,3 процентка артып, 86 554 сум тәшкил иткән.
Россия буенча елның беренче биш аенда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 108 123 сумга (үсеш – 13,3 процент) тигез булган. Май аенда ул 110 216 сум (үсеш – 10,1 процент) тәшкил иткән.
Гыйнвар – майда номиналь хезмәт хаклары күләме буенча Чукот автономияле округы (239 768 сум, үсеш – 14,7 процент), Мәскәү (197 299 сум, үсеш – 15,6 процент) һәм Магадан өлкәсе (195 450 сум, үсеш – 20 процент) лидер төбәкләр булган.
Май аенда илнең башкаласы бишенче позициядә калган (уртача хезмәт хакы 183 651 сумга кадәр кимегән). Аны Чукот автономияле округы (260 730 сум), Магадан өлкәсе (214 453 сум), Ямал-Ненец автономияле округы (205 365 сум) һәм Камчатка крае (198 784 сум) узып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев