Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда узган тәүлектә 65 кешедә коронавирус авыруы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Covid-19 инфекциясеннән республиканың 5 283 кешесенә вакцина ясалган.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 65 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше авыруны республикадан читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырган.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 44 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чир йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында – биредә 22 яңа очрак. 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемдә 18, 18дән 30га кадәр сигез, 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында җиде очрак билгеле. Зарарланучылардан биш кеше 70тән 80 яшькә кадәр, дүртесе 80 яшьтән 90га кадәр. Инфекцияне балигъ булмаган бер бала да йоктырган.

65 кешенең 37се Казанда, тугызы Яшел Үзән районында яши. Антирейтингта өченче урында Нурлат районы, анда биш яңа очрак теркәлгән. Инфекция йоктыручылар соңгы тәүлектә республиканың 13 муниципаль берәмлегендә ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле «коронавирус инфекциясе» диагнозы 17 367 тапкыр куелган. Бу вакыт эчендә 13 874 пациент сәламәтләнгән, шул исәптән 92 кеше узган тәүлектә.

Covid-19 инфекциясеннән 53 487 кеше вакцинация узган (+5 283), шулардан 9 455 кеше икенче прививканы алган.

Элегрәк «Татар-информ» коронавирустан Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның прививка ясатуы турында хәбәр иткән иде

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-02-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-65-keshed-koronavirus-avyruy-achyklangan-5807112

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев