Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда вертолет егылып төшүе турында хәбәр иткән булганнар

Вертолет һәлакәткә юлыккан дигән хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына көндез өченче яртыда килгән.

Татарстанда шаһит гиропланның (автожи́р) штатлы төшеп утыруын вертолетның һәлакәткә юлыгуы дип кабул иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казан һава хәрәкәте идарәсе белән бергә «Альфа» тибындагы автожирның Казанның Совет районы Вишневка бистәсендә ике сәгать элек исән-имин төшеп утыруын ачыклый.

Шаһитны винтлы канатлы очу аппаратының үзенчәлекле конструкциясе буталдыргандыр, мөгаен. Автожирда күтәртү көче булсын өчен авторотация режимында ирекле әйләнә торган төп винт кулланыла. Шунлыктан чит кеше өчен гиропланны гадәти утырту вертолет егылып төшүгә охшарга мөмкин.

Вертолет һәлакәткә юлыккан дигән хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына көндез сәгать өченче яртыларда килгән. Шаһит сөйләгәнчә, бу хәл Татарстанның Питрәч районындагы Богородское бистәсеннән ерак түгел булган.

Вертолетны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм һәлакәтләр медицинасы үзәге хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, Федераль куркынычсызлык хезмәте оперативниклары, полицейскийлар һәм башка ашыгыч хезмәтләр эзләгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-10-2020/tatarstanda-giroplan-t-shep-utyruny-sha-it-vertolet-egylyp-t-sh-e-dip-a-lagan-5780055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев