Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде

Республикага 337 меңнән артык доза килгән

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде. Бу хакта «Татар-информ» МА республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе-337 490 доза Совигрипп препараты килде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Министрлыкта бу вакцинаның өлкәннәр өчен булуын билгеләп үттеләр.

Дүшәмбедән башлап республика халкы поликлиникага прививка ясатуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Беренче партия белән бергә Татарстанга өлкәннәр өчен 50% вакцина дозасы килгән. Бүгенге көндә 700 мең татарстанлы гриппка каршы прививка ясарга өлгергән инде.

Гриппка каршы вакцинаның соңгы өченче партиясе октябрь ахырына килеп җитәчәк.

Чыганак : https://www.tatar-inform.ru/news/health/23-10-2020/v-tatarstan-prishla-vtoraya-partiya-vaktsiny-protiv-grippa-5780701

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев