Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлылар 2022 елда министрлыкларның өстенлекле юнәлешләре өчен тавыш бирдеы

Тавыш бирүдә 38 меңнән артык кеше катнашты.

Татарстанда 2022 елда социаль блок - сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, шулай ук яшьләр эшләре буенча министрлыкларның өстенлекле юнәлешләре өчен халык тавыш бирү тәмамланды. Тавыш бирүдә 38 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасында.

Анализ күрсәткәнчә, гражданнарның күпчелеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максаты һәм бурычлары өчен тавыш биргән - 10,8 мең катнашучы. Республика халкы, балаларны психологик көчләүдән, буллингтан һәм криминаль субкультураларның йогынтысыннан яклау максатыннан, мәктәпләрнең тәрбия эшчәнлеген көчәйтү кирәклеге турында экспертлар белән килеште.

Яшүсмерләрне социальләштерү һәм яшьләр арасында Интернет челтәрендә деструктив күренешләрне профилактикалау мәсьәләләре Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгының тавыш бирү йомгаклары буенча топ-5кә эләкте. Бу бурычлар ведомствоның иҗтимагый советы тарафыннан каралачак. Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы тавыш бирүдә рейтинг лидеры булып яшьләрне укудан буш вакытта эшкә урнаштыруны тәэмин итү бурычы тора.

Ярлылык белән көрәш һәм мәшгульлеккә ярдәм итү Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының топ-листына керде. Агымдагы елда гражданнарны шулай ук социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү һәм бюджет даирәсендә социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсен өстәмә контрольдә тоту пунктлары да кызыксындырды.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы күрсәткечләре арасында - башлангыч стадияләрдә яман шеш барлыкка килүне ачыклау, шулай ук йөрәк-кан тамырлары патологиясе булган балаларны диспансер күзәтүе арту. Хәзер иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар, шулай ук халыкның тәкъдимнәре һәм шәрехләре ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында тикшереләчәк. Алар декабрьдә ачык режимда zoom форматында узачак, һәр теләгән кеше үз вакытында теркәлү вакытында кушыла алачак. Һәр министрлык өчен 2022 елга биштән алып җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле проекты инде дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Тәртип нигезендә, Татарстан Иҗтимагый палатасы билгеләгән министрлыклар экспертлары тарафыннан беренче этапта ведомстволарның максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр тәкъдим ителә. Алга таба алар эксперт сессияләрендә һәм иҗтимагый советларның утырышларында фикер алышалар һәм онлайн тавыш бирүгә чыгарыла. Киләсе этап - ведомство каршындагы иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында максатларның һәм бурычларның йомгаклау исемлеген раслау. Киләсе ел дәвамында хакимият органнарының халык белән берлектә формалашкан максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру буенча мәҗбүри гавами хисаплылыгы каралган.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstancy-proveli-golosovanie-za-prioritetnye-napravleniya-ministerstv-v-2022-godu-5846286

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев