Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлыларга 59 меңнән артык вакантлы эш урыны тәкъдим ителә

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 930 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

25 августка республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 536 эшсез граждан исәпләнә иде, бу узган хисап датасына караганда 125 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,87% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 143 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 930 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,30 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 565е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 35 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-08-2021/tatarstanlylarga-59-me-n-n-artyk-vakantly-esh-uryny-t-k-dim-itel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев