Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлыларга өстәмә эшләгән өчен түләүне ничек алырга мөмкин булуын аңлаттылар

Сораштыруда катнашкан хезмәткәрләрнең 70 проценты Россиядә вакыт-вакыт эштә тоткарланырга мәҗбүр булуы турында һәм өстәмә эшләгән өчен түләү алмаулары турында әйткән.

Өстәмә эш өчен закон буенча түләнелергә тиеш, дип аңлата hh.ru матбугат хезмәте.

Хезмәт кодексы нигезендә, эш бирүчеләр кайбер сәбәпләр аркасында эштән тыш эшкә җәлеп итә ала. Моның өчен хезмәткәрнең язмача ризалыгы булырга тиеш. 

Өстәмә хезмәт эш бирүче инициативасы белән булса, өстәмә түләү каралган. Әгәр дә хезмәткәр үзе эш сәгате беткәннән соң тоткарланырга уйлаган булса, бу өстәмә эш дип саналмый һәм аның өчен өстәмә түләү каралмаган.

Өстәмә эшкә йөкле хатыннарны, балигъ булмаган балаларны һәм килешү буенча эшләүче укучы балаларны җәлеп итәргә ярамый. 

Өстәмә эш өчен түләү алу өчен эш бирүченең исеменә гариза язарга кирәк. Аны ике нөсхәдә язу кирәк. Өстәмә эш өчен түләнмәгән очракта профсоюзга, Хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев