Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстаннан 183 меңнән артык бала җәй көне балалар лагерьларында ял итәчәк

«2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 183 меңнән артык татарстанлы ял итәчәк. Программа кысаларында 55 721 юллама республика бюджеты акчалары хисабына тулысынча тәэмин ителәчәк, барлыгы 564,4 млн. сум, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган 10 810 бала, 212,7 млн.сум», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Санитар-эпидемияләргә каршы комиссия карары белән, әлеге төбәкләрдә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстан балаларының Краснодар крае, Кырым Республикасы, Марий-Эл Республикасының балалар сәламәтләндерү лагерьларына барулары рөхсәт ителде.

Элегрәк россиялеләр җәйге лагерьга юлламаның яртысын кире кайтара алачагы билгеле булган иде.

«Без эчке туристик сәфәрләрне стимуллаштыру программасының гамәлдәге механизмын кулланабыз. Гражданнарга чыгымнарның бер өлешен кайтарабыз. Ата-аналар яки аларның вәкилләре акчасыз исәп — хисап буенча балалар лагерена юллама сатып ала һәм аның бәясеннән 50% ын "Мир" түләү системасы аша ала алачак»,-дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Хөкүмәт бәяләвенчә, путевка бәясенең яртысын кире кайтарудан 357 мең баланың ата-анасы файдаланачак. Бюджетта бу түләүләргә 5 млрд. сум резервланган инде.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы сүзләренә караганда, кэшбек программасы – федераль программа һәм республика бюджетыннан ялны компенсацияләүгә акча каралмаган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту дәвам итә. «Җәй – балаларга» программасы ярдәмендә ил күләмендә чын-чынлап уникаль ял итү инфраструктурасы барлыкка килә.

2021 ел башыннан 9 лагерьда эш дәвам итә:

Яшел Үзән районында «Чайка» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Лаеш районында - «Звездный», Казанда «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере, Биектау районында «Солнышко», Зәй районында «Йолдызлык», «Факел» - Яңа Чишмәдә, шулай ук Әгерҗе районында - «Алмалы», Кама Тамагы районында - «Аргамак» һәм Түбән Кама районында - "Кама Артегы" спорт-сәламәтләндерү лагере.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев