Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның баш санитар табибы ковидтан үлгән кешеләрне җирләү кагыйдәләрен искәртте

Мәрхүмгә якын килмәвең хәерле, аны кочакларга һәм үбәргә киңәш ителми, диде Марина Патяшина.

Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрне күмгәндә бернинди дә махсус куркынычсызлык чаралары юк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Аларны гадәти шартларда җирлиләр, бу ябык табут түгел, йөзләрен дә капламыйлар, моңарчы гамәлдә булган барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Бер генә нәрсә бар – мәрхүмгә якын килмәвең хәерле, аны кочакларга һәм үбәргә киңәш ителми», - дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

Марина Патяшина вирусның сулыш алган вакытта һава-тамчы юлы белән йогуын аңлатты. Кешене җирләгән вакытта инфекция эләктерү куркынычы юк, әлбәттә. Шулай да вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин, шунлыктан мәеткә кагылмаска кирәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/19-10-2021/tatarstanny-bash-sanitar-tabiby-kovidtan-lg-n-keshel-rne-irl-kagyyd-l-ren-isk-rtte-5841394

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X