Тәүбә ишеге ачык әле
Зөфәр Галиев, Күшәр авылы имамы
“Эчтек инде, Аллага шөкер. Кисмәге белән, туйганчы эчтек. Аллаһ ризык итеп кабул итсен инде”. Мондый монологларны еш ишетергә туры килә.
Тик Аллаһы Тәгалә аракының хәрәм икәнен моннан 1400 ел элек үк безнең өммәткә җиткергән шул инде. Шулай булгач, нинди ризык итеп кабул итәр икән соң? Аракы эчкәнебез белән масаясы түгел, ә бәлки тәүбәгә килеп Аллаһы Тәгаләдән ярлыкавын сорарга кирәктер. Тәүбә безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур нигъмәтләрнең берсе бит. Пәйгамбәребез С.Г.В: “Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләре”, – диде. Раббыбыз безгә карата бик мәрхәмәтле, шуңа күрә тәүбәне нинди телдә кылсаң да, ул кабул ителә. Кыска гына «Әстәгъфируллаһи» дип дога кыла алабыз. Бу сүзләр “Аллаһы Тәгаләдән минем гөнаһларымны гафу итүен сорыйм”, дигәнне аңлата. Икенче төрле дога: «Әстәгъфируллаһи ләзи ләә иләһә илләһү әл-хәйуль кайум вә әтүбү иләйһи».
Бу сүзләр тәрҗемә ителгәндә “Барлык нәрсәнең Хуҗасы булучы, бердәнбер Аллаһы Тәгаләгә өмет итәм, ул гына бар нәрсәне карап торучы. Аннан гына барлык гөнаһларымны гафу итүне сорыйм”, – дигән мәгънәне аңлата. Тәүбәнең шарты булып үкенү хисе тора. Кылган эшенең начар булуын аңлап, аның өчен ихластан үкенмәгән, кайгырмаган кешенең тәүбәсе кабул булырмы? «Ярар, күп кылдык инде гөнаһларны», – дип мактанып утырган кешедә үкенү хисләре бармы икән? Иң элек гөнаһ кылудан тукталырга кирәк. Гөнаһны кылудан туктамыйча, аннан тәүбә итүдән файда юк. Исерек һаман аракысын эчсә, карак урлашуын дәвам итсә, нинди тәүбә турында сүз барсын. “Башка ул гөнаһка кайтмыйм”, дигән ныклы ышану булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кем үзенең хаталарын танып, үкенсә, аларны яңадан кабатламаса, үткәндәге гөнаһларын савапка алыштырам”, ди. Бик сәер аять кебек күренә беренче карашка. Кылган гөнаһларыбыз савапка алышына диелә бит. Берәү, моңарчы бер кисмәк аракы эчкән булса, тәүбә кылуга, аның гөнаһлары бер кисмәк савапка әйләнә диелгән бит. Ничек була соң бу? Аллаһы Тәгалә Корьәндә әйтә: “И иман китергән бәндәләр, хәмер эчү, отыш уеннары, багучылык, сихер белән шөгыльләнү сезгә хәрам кылынды, аннан ерак булыгыз, шаять, сөенеч табарсыз”. Аллаһы Тәгалә тарафыннан беркемгә дә тәүбә ишеге ябылмаган булса да, без һаман кичектерәбез. Шәйтан вәсвәсәсенә бирелеп, аның киңәшен тотабыз. Ә ул безгә: “Әйе ташларга кирәк, аракы да тәмәке дә начар, әйе мәчеткә йөрергә, намаз укырга кирәк, тик Сабантуй гына үтсен инде, туган көннән соң ташларсың, Яңа Елны гына каршы ал инде, өлгерерсең, тәүбә кылырсың, намаз да укырсың, мәчеткә дә барырсың”, – дип өйрәтеп тора. Шулай йөри-йөри, үлеп тә китәбез. Шәйтан молодец, үз эшен эшләде, ә безгә Аллаһы каршында җавап тотасы. “Мин түгел шәйтан гаепле, ул котыртты”- диярбезме? Ә бит ул безне мәҗбүр итмәде, авызыбызга салмады, киңәш кенә биреп торды, нәрсә эшлисен үзебез сайладык.
Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәк иде барыбыз да. Әмин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.5600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга5300
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.5500
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.8700
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.11300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.4000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.19201
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.8900
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.10900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Табиблар ничек өшемәскә икәне турында сойләделәр Соңгы тәүлек эчендә табибларга Казанның ун кешесе мөрәҗәгать итте. Күпчелек өлеше-ир-атлар, күбесе исерек иде,зыян күрүчеләр арасында бер бала — 11 яшьлек кыз. "Татар-информ"МА репортажында.5900
-
15 гыйнвар 2021 - 08:434600
-
15 гыйнвар 2021 - 08:05Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация тизләтелә Февральгә республика элегрәк игълан ителгәнгә караганда күбрәк вакцина дозасын алырга мөмкин.10200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.22600
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.18800
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды"Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.22601
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.58000
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.22601
-
13 гыйнвар 2021 - 16:10Бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә Сабыйны реанимобильдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.21700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика