Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Көек авылында гомер итүче кадерле кешебез Нуруллин Радик Гарифулла улының 2 гыйнвар көнне 80 яшьлек юбилее!

Газиз кешебез, кадерле әтиебез!

Шушындый зур һәм якты бәй­рәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллый­быз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын имин­лек­тә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәр­гә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кар­дәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игъ­тибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тор­мышта гомер ит!
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Разия, балаларың Рәмзия-Фердинант, Рәфикъ-Равия,
Рамил, оныкларың Фәнзия-Айнур, Нурзилә,
Рәзинә, Руфинә, Ризван.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев