Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Телефон да, акча да кызыктырган

Караклыкның әллә нинди юлларын уйлап таба бу адәм баласы. Кайлардан уйлап-табып бетерәләр.

Районыбызның бер авылында яшәүче ир-заты бик җиңелчә генә акчалы да, телефонлы да булмакчы була. Тик без капчыкта озак ята алмавы турында гына онытып җибәрә.

– Район эчке эшләр бүлегенә ир-заты үзенең телефонын урлаулары турында хәбәр итә. Эзләү һәм тикшерү барышында телефонны кем урлавы да ачыклана. Әмма телефонны урлаучы адәмнең, башка төр урлау очрагы да билгеле була. Ул шушы урланган телефон аша, мобиль банк приложениесенә кереп, үз картасына акча да күчерә. Шулай итеп ул зыян күрүчене икеләтә талый. Аңа матди зыян китерә. Бүгенге көндә әлеге эш буенча тикшерү бара, – ди район эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Өлкәннәребез мондый очракта, шайтан котырткан, диярләр иде. Әмма шайтан коткысына да бирелергә ярамый шул. Ул кушканны үтәп йөрсәң, җинаять юлына басканыңны да сизми калырсың, Аллаһы сакласын. Инде бу кешегә икеләтә җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев