Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Телефоныма хәбәр килеп төшкән

Мошенниклар кармагына эләгүдән саклану ысуллары турында гел язып торабыз. Әмма алар бик астыртын, ничек тә ышанычны яулап, кешенең тир түгеп тапкан хәләл акчасына хуҗа булырга тырышалар.


Авырып, больничный алдым. Салкын тигән – ютәл, борын тыгылып иза чигәм. Ул арада телефоныма хәбәр килеп төшкән. “Вконтакте” челтәреннән бу. Башкала телевидениесендә эшләүче танылган журналисттан икән. Коллегалар белән аралашып торабыз, кайвакыт йомышлары да төшеп куя. Шуңа да бик аптырамадым.
Тик бу юлы аның гозере чыннан да аптырашта калдырырлык иде. Матур итеп исәнләшкән, хәлләремне сорашкан. Саф татарча яза бу, нәкъ теге журналист стилендә. Яхшы, хуп, мин дә хәлләремне язам, үземчә, аныкын сораштырам. “Бала авыртып китте бит әле”, – дип яза бу бер заман. “Аванска кадәр 500 сум биреп тора алмассызмы?”... “Ай, Алла”, – мин әйтәм. Яшь баласы бар икәнен беләм инде үзе дә, бер дә алай акчага мохтаҗ кеше дип белми идем шул.
Минем икеләнеп калганны сизеп алды, “Ышанмасагыз, менә фотолар”, – дип, балалары белән төшкән гаилә фотографиясен сала бу. Шул ук биттәге фото инде, аны гына аңламаслык түгелмен. Башка кеше булса, әллә кайчан “урып” ыргыткан идем инде.
Бала белән бәйле булгач, җитмәсә, татар  телендә язгач, шикләнеп тә куйдым шул.
 Шулай да кылларын тартам.  “Син яңа тапшыру әзерлисең мәллә?” – дигән булам. “Мин дә мошенниклар турында материал әзерли идем”, – дим.
“Яхшы, “Әтнә таңы”ннан укырбыз”, – диде дә бу, алдагы бөтен язганнарын  юкка чыгарды. Әһә, мин әйтәм, «чиста суга» чыгардым бит мин моны. Ул арада теге журналист үзе яза гафу үтенеп. “Мошенниклар эше бу. Әниемә кадәр чыканнар”, – ди.
Яхшы, хуш. Бу көн узды. Икенче көн кичке якта тагын хәбәр килә бит теге егеттән. “Фәридә апа, кичә мошенник­лар борчыган иде. Бүген чыннан да сезнең ярдәм кирәк”, – дигән. Бу юлы аудиоязма салган. “Дарулар кирәк булып чыкты балага”, – дип һаман акча сорый бу миннән. Яшь кенә егет тавышы. Дөресен генә әйткәндә, җәлләдем мин аны. Акча дип, шундый юлларга бар инде. Билләһи, үзенең чын исемен әйтеп сораган булса, ярдәм иткән дә булыр идем бәлки. Чыннан да акча кирәк булгандыр ахры ул бичарага. Аптырагач, теге журналистның хатынына язып җибәрергә булдым, язышканны да шунда теркәдем. Җавап озак көттермәде. “Берүк, ышана күрмәгез”, – дип язган иде ул.
Менә шулай. Чүттән генә мин дә капкынга эләкми калдым.
Иманым камил, теге журналист исеменнән язучы егет мине яхшы белә. Нинди икәнлегемне белеп мине сайлаган инде ул. Ышанучанлыгымны белгәнгә, «кәкре каенга терәмәкче» булган. Бәлки, менә хәзер шушы юлларны укып, үзен таныр да. Ә минем шуны әйтәсе килә, алдау юлы белән бик еракка китә алмассың, энем. Һәр адымың  өчен җавап бирәсе барлыгын онытма.
Тормыш – бумеранг, ни җибәрсәң – шул әйләнеп кайта.
Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров та минем фи­керләрем белән килешеп, мошенникларның кеше ал­дауның яңадан-яңа юллар эзләп табуы хакында кисәтә. “Соңгы вакытларда телефонга  техник хезмәт күрсәтү бү­легеннән дип чыгып, карта белән бәйле үзгәрешләр турында кисәтәләр. Моңа ышана күрмәгез, бу әлеге дә баягы мошенниклар эше. Банк картасы  турында яки шәхси мәгълүмат бирә күрмәгез. Еш кына телефон аша мошенниклардан сак­лану дигән булып, картаны “блокировать” итәргә кушалар.
 Борчылмагыз,  каушамагыз.
 “Сез моны  үзегез эшли аласыз”, – дип, трубканы куегыз. Ярдәм тәкъдим итүчеләргә ышанып, алданудан сакланыгыз”, – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев