Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләге булган һәркем кошлар өчен җимлекләр бәйгесендә катнаша ала

Жюри ай саен бер эшне сайлап ала, бәйге җиңүчесе шул кешеләр арасыннан билгеләнә.

Россия Кошларны саклау берлеге кошлар өчен иң яхшы җимлеккә IX интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләр 20 мартка кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбәндәге номинацияләр буенча берәр эшне ай саен сайлап алалар:

«Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗына һәм стандартларга туры килә торган җимлекләр + дизайн);
«Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек).
2021 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә – жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасыннан берәр җиңүчене сайлап алачак.

Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар ала. Катнашучыларның барысына да электрон таныклык бирелә.

Фотода эш авторы да булырга тиеш, диелә бу зәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-01-2021/tel-ge-bulgan-rkem-koshlar-chen-imlekl-r-b-ygesend-katnasha-ala-5798807

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев