Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әти”, дип әйтәсе иде

Резидә Габидуллина, Яңа Шашы авылы

Мин – Яңа Шашы авылыннан Резидә Зиннәт кызы Шәмсетдинова булам. 1941 елның 22 июнендә Брянск өлкәсенең Дятьково шәһәрендә дөньяга килгәнмен.
Иртәнге сәгать 4тә сугыш башланган. Ә сәгать 5тә әтине хәрби комиссариатка чакырганнар. Бу да тәэсир иткәндерме,  әнием Һәдия балага авырта башлый һәм аны больницага илтәләр. Әтием сугышка чыгып киткәнче өйгә кайтып, больницада булып китә. “Һәдия, – ди ул. – Сугыш озакка сузылыр кебек. Балабызны табуга авылга кайтып кит... Исән булсам, җир астыннан юллар салып булса да кайтырмын. Тик сугыш тиз генә бетмәс әле. Шушы балабыз сине ташламас, аның белән бергә яшәрсез” – шундый сүзләр белән әнине юата да, сугышка китә. Шул китүеннән кире кайтмый. Новосибирск госпиталеннән җибәргән хаты – соңгысы була: “Һәдия, ике бармагым йөри башлады... Белмим, авылга кайтарырлармы, сугышка җибәрерләрме?”, – дип яза ул.
Мине әнием көндезге сәгать 12дә таба. Бертуган апасы Факиянең кызлары Исламия һәм Нурания апалар, вокзалда сугышка китүчеләр арасыннан, әтине эзлиләр. “Җизни, кызың туды”, – дип поезд артыннан урман эченнән чабалар.
Сугышның башлангыч чорында йорт җиһазларын, әй­берләрен алып кайту өчен тимер юлдан вагоннар бирелгән. Ә соңга таба алары да булмаган. Немец самолетлары күренүгә, тирә-якларга чыгып, төннәрне төрле авылларда уздырырга туры килә әниләргә. Хуҗалары йокларга яткач,  сыер абзарларына кереп, сыерга терәлеп җылынып ятып, икенче көнне иртән хуҗалары йокыдан торганчы чыгып китә торган булганнар. Шулай азаплана торгач, 4 ай вакыт үтеп тә киткән. Ашарга юк, халык – ач. Кибеттән ипи дә ала алмыйлар. Бервакыт әни мине бишеккә салып чыгып китә. “Балам, исән бул, миңа рәнҗемә”, – ди ул. Чөнки мине күтәреп йөрер чамасы калмый аның. Бер тәүлектән соң ул кире әйләнеп кайта. Авылга алты гаилә товар поездларына көч-хәл эләгеп, тимер-томыр өстенә утырып кайталар. Поезд Мәскәүгә кадәр зур тизлектә кайта, аны немец самолетлары куа килә. Әниләрнең вагоннарын сак­ларга, дөресрәге, кыйммәтле запас частьләрне  сакларга, солдатлар куялар. Алар арасында әти дә булган. Ләкин әни белән бер-берсенең барлыгын белмәгәннәр, югыйсә, әтием мине бер тапкыр гына булса да күреп калыр иде. Арчага килеп төшкәнбез. Әни белән мин – Яңа Шашыга, әнинең бертуган апасы 6 баласын төяп Дусымга юнәләләр. Кайта-кайта караңгы төшкән, без кайтып кергәндә авыл йоклаган булган.
Әбиләрнең капка төбенә җитеп, аларга хәбәр иткәч, әнинең килендәше Факия апай чыгып, мине күтәреп өйгә алып кергән. Мине юындырып, әби үзенең ястыгының уртасына салган. Шул ятудан мин 3 көн, 3 төн йоклаганмын.
Сугыш Брянсктан чигенгәч, без кабат үзебезнең шәһәргә киттек. Факия апалар да, әби дә безнең белән иделәр. Юлда Факия апаның бер баласы үлде.  
Әбинең 4 улы да сугыш кырында ятып калды: әтием Зиннәтулла, Ахунҗан, Сибгатулла, Габдулла .
Шәһәрдәге җимереклеккә шаккаталар. Ә безнең йорт калган. Зур бер бүлмәгә 3 гаиләне бүлеп урнаштырдылар.
Заводны торгызу өчен әниләр 6 ай урман кискәннәр. Завод эшли башлый. Анда 10-14 яшьлек балалар да эшлиләр. Радиодан сугыш беткәнне хәбәр иткәннәр. Бар да шатланышкан. Тол хатынга кая барсаң да бер кояш, күтәрелми күңелләр, диләр бит. Әнием мине күтәреп тол калган. Без – балалар, көн саен товарный поезд килгәндә вокзалга менә идек. Солдатлар безгә төрле әйберләр бирәләр. Ә  бервакыт яшь кенә бер абый мине кочаклап бик тә елады. Мин аны әле дә исемә алам.
Балалар бакчалары эшли башлады, без шунда йөрдек. Бакчага мине әбием илтә иде.  Матур гына яшәгәндә әби авылга кайтыйк, дип чуала башлады. Әни дә ризалашырга мәҗбүр булды. Юл буе карап кайттым – урман, су кырыйларында ватык танклар, төрле кораллар. Кайткач, әбинең туган авылы Күшәрдә булдык,  каенсеңлесе Мәликә яшәгән Чишмәле Сапка бардык. Шунда әбием авырта башлады. Әни килеп, арба белән тартып алып кайтты. Улларын сугышта югалту кайгысыннан әбиебез вафат булды.
Укырга кердем. 7 класс белемне Чембулат мәктәбендә алдым. Сыйныф җитәкчебез Миннекиев Мөкътәс абый миңа «партизанка кызым» дип эндәшә иде. Әтиләре сугыштан кайтканнарны күреп, минем дә «әти» дип әйтәсе килгән вакытлар күп булды. Иптәш кызым Мәдинә мин барында бик «әти» дип әйтми иде. «Әти» сүзен әйтүчеләрдән мин көнләшә идем. Әтнә мәктәбенә укырга бардым. Әни авыру сәбәпле, миңа мәктәпне ташларга туры килде.
Гомерләр узды... башта фермада, ә 1967 елдан алып пенсиягә чыкканчы клубта эшләдем. Әнием гомере буена әтигә тугрыклыклы булып калды. «Хәзер кайтса да безгә яңа никах кирәк түгел», – дия иде ул. Үз гомерләрендә ул да күпне күргән.
Әниемнең әнисе – Нәгыймә әби Дусым авылында яшәгән. Бервакыт, әле революция чорларында ук, әбием мичкә ипи тыгып ятканда, Югары Шашының тау башында аның абыйларын кыйнаулары турында хәбәр итәләр. Әби, мес­кен, оекчан, яулыгын артка бәйләгән хәлдә шунда чыгып йөгерә. Өч көннән соң гына әйләнеп кайта. Өйдә кечкенә балалар – әни белән апай гына кала, мичтәге ипиләр катып бетә. Котырган кулаклар 2 абыйны да тереләй җиргә күмәләр, әбине дә кыйныйлар. Әби көч-хәл авылга кайтып түнә. Көзге салкын аны да “эләктерә”,  шактый авыргач, ул вафат була.
Әни белән апайны – Кышлауга, икесен ике абыйга илтеп бирәләр. Абыйларның капма-каршы “позиция”дә булуы аларга да “кагылган”, айга бер тапкыр гына күрешә алганнар.
Ә әтиемә килсәк, ул Новосибирскта госпитальдә яткан, сугыш бетәргә аз гына вакыт калгач, һәлак булу хәбәре килде. Без авылга кайтып киткәч, әтиләр Дятьковода булганнар. “Өйгә кердем, барлык әйберләр дә урынында, хәтта бала бишеге дә асылынып тора иде – шул бишекне кочаклап еладым”, – дип язган ул бер хатында.
Мин ата йөзе күрмәгән бала. Әтинең исән хәбәре килсә, гарип булса да алып кайтып багасы идем. Әтиле кешеләр бик тә бәхетлеләр. Үз гомеремдә бер тапкыр: “Әти”, – дип әйтә алмадым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев