Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тигез, куанычлы гомер

Олы Әтнә авылында гомер итүче Һәдия апа Гатауллина да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Күптән түгел, Һәдия апаның тормыш иптәше Госман абый да олуг юбилеен билгеләп узган иде. Бу хакта газетабыз битләрендә язып үттек.

Сөбеханалла, Һәдия апа белән Госман абый бүгенге көндә пар канатлы булып, тигез, матур гомер кичерәләр. Уллары Гомәр белән киленнәре Дилә тәрбиясендә яшиләр. Әлеге ныклы нигезнең киңәшчеләре, терәге алар.

Һәдия апа олы яшьтә булса да, кул эшен дә онытмый. Якыннарын, күршеләрен дә җылы оекбашлар бәйләп сөендерә.

Күзләр тимәсен үзенә. Күңеле һәрвакыт көр, ачык йөзле, ярдәмчел, шәфкатьле кеше ул Һәдия апа. Бүгенге куанычлы картлыкта озак еллар яшәргә язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев