Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә - Арча юлындагы юл һәлакәтендә ике бала зыян күргән

Бәйрәм көннәрендә Әтнә - Арча юлының 31 километрында "Шевроле Спарк" машинасы катнашында юл һәлакәте килеп чыга.

Әлеге транспорт чарасының йөртүчесе техник яктан төзексез , үз сүзләре белән  әйткәндә руль идарәсе ватык машина белән идарә итү сәбәпле, юл кырыена төшеп китеп, каплана. Нәтиҗәдә, салонда булган 2015 һәм 2018 елгы ике баланың сәламәтлегенә зыян килә. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, ике бала да бүгенге көндә хастаханәдә. Юлларда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев