Әтнә таңы

Әтнә даны ерак китәрлек.

Гөлүсә Галимжҗанова, Күшәр авылы

Төннең карасына каләм манып,
Язам әле шигырь юлларын
Яздым, язам, һәрчак язачакмын,
Каләм генә тотсын кулларым.
Язам әле, Тукай якташы мин,
Илһам алам бөек Тукайдан.
Җәйләр җитсә көй сорармын әле
Һаваларда очкан тургайдан.
Әтнә ягы, Әтнә төбәге без,
Бездә талантлылар җитәрлек.
Талантларны алгы сафка куеп,
Әтнә даны ерак китәрлек.
Без Тукайлы, Сибгат Хәкимле без,
Шиһабетдин безнең горурлык.
Алардан соң килгән буыннар без
Әтнә данын саклап торырлык.
Каләмдәшләр, ижат итик әле,
Калсын эзләр безнең тарихта.
Бездән соңгы буын горурлансын,
Әтнәлеләр диеп, гел сафта.
 

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: