Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә егете Таһир Гайнуллин «Салават» җыр театрыннан киткән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җыр театры артисты, пародист Таһир Гайнуллин быелгы сезонда тамашачы буларак кына караячак. «Салават» җыр театрыннан китүе турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Бүген Таһирнең туган көне, сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез, саулык, озын гомер телибез.

Таһир, Салават Фәтхетдинов җыр театрыннан киткәнсез икән, дигән сүзләр йөри. Дөресме бу?

— Әйе.

— Нигә китәргә булдыгыз?

— Үзем карар кылдым.

— Салават абыйның Сезгә соңгы сүзе нинди булды?

— Ул мине кумады, без аның белән дусларча мөнәсәбәттә калдык. Мин аның белән 16нчы сезоннан башлап эшләдем. Быел, Аллаһ боерса, концертына барам әле! Җәелеп, концертын карарга уйлыйм, тамашачы буларак. Алайса үзебез гел сәхнәдә идек гел.

— Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез?

— Төзелеш компаниясендә үземне сынап карарга булдым.

— Иҗаттан туктарга җыенмыйсыздыр бит?

— Әлбәттә, юк. Чакырсалар, баш тартмыйм. Минем дә бит үз тамашачым бар!

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/01-08-2021/alyp-baruchy-parodist-ta-ir-gaynullin-salavat-yr-teatrynnan-kitk-n-5832262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев