Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә кызлары – “Татар кызы-2021” җиңүчеләре

Безнең як кызларының чибәрлекләре белән башкалардан аерылып торуы турында белмәгән кеше юктыр. Бу тышкы матурлыкта да, чисталык-пөхтәлектә дә, уңганлыкта да күренә. Күптән түгел генә Казанда узган “Татар кызы-2021” бәйгесендә безнең районнан ике кызның финалга чыгуы, җитмәсә, берсенең “Иң сөйкемле кыз“, икенчесенең “Казан гүзәле-2021” һәм “Иң серле кыз” булып танылуы моңа ачык дәлил.

Белешмә
Бәйгедә Әтнә  районы данын Зөһрә Сәмигуллина яклады. Зөһрә – Олы Әтнә кызы. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясен 2019 елда тәмамлаган. Башта Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегендә эшли. Хәзер исә әнисе Фәниянең эшен дәвам итә, район балалар китапханәсенең директор урынбасары.
 – Иң беренче чиратта мин үземнең гаиләмә чиксез рәхмәтле. Миңа дөрес тәрбия биреп, телебезгә, илебезгә, милләтебезгә, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт уятып үстергәннәре өчен, – ди Зөһрә. – Безнең милләтебезнең киләчәге татар хатын-кызларыннан то­ра. Мин бәйгегә рухи яктан тәж­рибә, яна дуслар белән танышу, татар тарихын өйрәнү, үземә куркәм сыйфатлар туп­лау максаты белән килдем.
Зөһрә муниципаль этапта җиңү яулаганнан соң, район данын зона этабында Арча шәһәрендә яклый. Биредә визитка, иҗади бәйге, аш-су осталыгы, интеллектуаль бәйгеләрдә сыныйлар аларны. Ярымфинал исә Казан шәһәрендә үтә. Анда да шул тәртип буенча яңа чыгышлар әзерләп килә кызлар.
 – Финалга без ике атна әзер­ләндек. Күп төрле ос­та­ха­нәләр үттек.
Дәвамы. Башы 1нче биттә.
Бөек татар хатын-кызлары тарихы белән таныштык. Быел басым шәҗәрә өйрәнүгә ясалган иде. Һәрбер кыз үзенең әби-бабайларына, туганнарына йөрешеп шәҗәрә туплады һәм без аны конференция барышында барлык ке­ше белән уртаклаштык.
Зөһ­рә фикеренчә, бәйгедә нәкъ менә шәҗәрә өйрәнү дәресләре  катнашучы кызлар белән тагын да якынаерга этәргеч булгандыр. Чөнки һәр кызның гаиләсе һәм нәселен бергәләп өйрәнәләр. Сәхнә теле, җыр, бию, тарих буенча танылган остазлар белән эшләү бәхетенә дә бергәләп ирешә алар. Танылган алып баручы Инсаф Абдуллин, “Казан” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова, “Зөләйлә” төркеменнән Ләйсән Закирова кебек остазлар белән эшли кызлар.
– Бик рәхмәтлемен бу бәй­гегә, үземне яңа яктан ачтым, рухи яктан үсеш алганымны сиздем. Әлеге ике атна дәвамында чын байлыкның  гаилә икәненә төшендем. Рухи көч аласың килсә, нә­селеңне өйрән. Конкурентлык турында сүз дә юк. Без кызлар белән, Аллаһка шөкер, бер гаилә булып яшәдек.
«Татар кызы» ул бәйге түгел, ул яшәү рәвеше. Көчемнән килсә, янә бер кат  шул мохиттә кайнар идем. Кызганыч ки, икенче елга минем андый мөмкинчелек булмаячак. Кызлар, катнашыгыз! Үкен­мәссез!

Белешмә
Илүзә Мәгъсүмова тумышы белән Иске Өҗем авылыннан. Казан Дәүләт Медицина университетының 4 курсында теш табибы белгечлеге буенча белем ала. Әтисе Илшат полиция хезмәткәре, лаеклы ялда. Әнисе Эльмира укытучы, район Мәктәптән тыш эшләр үзәген җитәкли.
“Əти-әнием минем өчен дөньяда иң кадерле кешеләр. Аларга булган хөрмәтем чиксез зур”, – ди “Татар кызы-2021” республика бәйгесенең “Казан гүзәле-2021” титулы иясе.
– Бәйгедә катнашырга сине нәрсә этәрде? Беренче этаптан чыгып үзеңә нинди нәтиҗәләр ясадың?
– Минем бу бәйгедә күп­тәннән катнашып карыйсым килгән иде. Ләкин бу теләгем турында беркемгә дә әйтмәдем. Бәйгегә әзерлек күп көч таләп иткәнен мин аңлый идем. Бәлки үз-үземә ышаныч җитеп бетмәгәнгә гел бәйге артыннан күзәтеп барырга тырыштым. Төп этәргеч – бию укытучым Алия Ринатовнаның сүзләре булды. Шундый мәгънәле һәм нәкъ менә шул вакытны миңа кирәк сүзләр әйтте ул. Бу сүзләр мине нык илһамландырды, һәм мин шундук бәйгегә катнашырга гариза җибәрдем. Бу вакытта инде районнарда булган зона этаплары тәмамланган иде, Казан зона этабында катнаштым. Халкыбызның тарихын, йолаларын тирәнрәк өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадым.
– Бәйге  нинди шартларда узды?
–  Барысы бергә биш этаптан торды ул. Иң беренчесе – визитка (безгә үз-үзебез турында сәхнәләштерелгән кыскача мәгълүмат бирергә кирәк иде),  икенче этап – иҗади номер,  өченче этап – интеллектуаль тур, дүртенчесе – дефиле (милли киемнәр, туфлиларда матур итеп йөрергә), бишенче этап – берәр татар милли ризыгын пешереп, ничек пешергәнне видеога яздырып алып килергә иде. Финал 6 март көнне Филармонияда узды. Ул көнне барыбызның эчебездә нинди дулкынлану хисләре булганын үзебез генә беләбез. Ләкин шуңа да карамастан, сәхнәгә чыгып киткәнче без бер-беребезнең күңелен үстереп «Без булдырабыз!» «Без бит татар кызлары!» – дип торган сүзләр әле дә колагымда шаулап тора. Тамаша бер сулышта узып китте, без барыбыз да үзебезне лаеклы дәрәҗәдә күрсәттек сәхнәдә. Монда, әлбәттә, безнең белән эшләгән остазларыбызга зур рәхмәт. Андый профессионаллар белән эшләү безгә дәрәҗә һәм зур тәҗрибә булды.
– Дуслар таптыңмы?
– Əйееее, аның турында гел сөйлисем генә килеп тора. Бераз аңлатып китү өчен: без 12 көн, 12 кыз Казаннын үзәгендәге «Татарстан» кунакханәсендә яшәдек. Безнең программа бик тыгыз иде. Иртән 7:30 да чыгып китә идек, төнгә 21:30лар тирәсендә кунакханәгә кайтып керә идек. Шушы кыска вакыт аралыгында 11 бөртек кыз минем туганнарым шикелле булып беттеләр. Без бик нык бер-беребезгә ияләштек. Кичләрен бергә коридорда җыелып биюләрне, җырларны кабатлый идек, сөйләм телләрен шомарта идек. Ахыргы көнне елап аерылыштык. Ләкин без элемтәне өзмибез, гел аралашып торабыз. Менә спектакльгә барырга сүз куештык шушы арада.
– Мондый бәйгеләрдә артта терәгең булу бик зур әһәмияткә ия. Андыйлар бармы синең? Шул ук вакытта аяк чалырга теләүчеләр булмадымы?
– Иң төп терәгем, әлбәттә, әти-әнием, туганнарым. Əти-әнием миңа киңәшләрен биреп, булышып тормаса мин бу эшне ерып чыга алмас та идем. Аяк чалучылар булмады, киресенчә, миңа булышырга әзер  кешеләр күп иде. Минем өчен җан атып торган барлык дусларым, танышларыма да зур рәхмәт. Күңелем шатланып туя алмый, рәхмәт! Чын күңелемнән, үз теләгем белән ихлас катнаштым бу бәйгедә. Мин җиңәм дип катнашмадым, үземә андый максат куймаган да идем. Ə менә ничек килеп чыкты бит... Бу җыр, бию, матурлык бәйгесе генә түгел. Күпкә тирән аерым бер мохит. Татар җанлы булган, үз милләте белән горурланган, аны үстерүгә өлеш кертергә тырышкан кыз балага катнашып карарга киңәш итәр идем. Бу бәйге шәхесне бөтенләй башка яклардан ача.
Максатым халкыма файдалы булу. Киләчәктә үземне кешеләргә ярдәм кулы сузучы, ак халатлы теш табибы итеп күз алдыма китерәм. Үземдә рух ныклыгын, милли үзаң биеклеген үстереп һәм сак­лап каласы килә. Миңа кечкенәдән кадерле булган яраткан шөгелем – биюгә дә битараф калмаячакмын.
«Иң серле кыз»ның әнисе Эльмира ханым:
– Илүзә кечкенәдән бик кызыксынучан, сабыр, тырыш бала булды, сәнгатькә тартылды. 5 яшендә мин аны Алия Ринатовна җитәкләгән бию түгәрәгенә бирдем. 11 сыйныфны тәмамлап чыгып киткәнче ул бию белән шөгыльләнде. Ләкин теш табибы булам дип нык торды. Аллага шөкер, бүгенге көндә бик тырышып укып, ике больницада эшләп тә йөри.
“Әни мин «Татар кызы»  бәй­гесендә катнашып карыйм ми­кән дип сорагач, «Кызым укуыңа зыян килмиме, өлгерерсеңме?” – дидем. Өч көн калган иде дип хәтерлим. Бәйгенең ярымфиналына мин дә барган идем, андагы татар мохитенә гашыйк булып кайттым. Ә инде финалны сөйләп тә бетереп булмый. Республикабызда мондый проектлар булуы яшьләргә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә, милли үзаңнарын үстерергә, үткәнебез белән горурланып, киләчәккә битараф булмаска искитмәле платформа. Оештыручыларга рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев