Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә өлеше – 7,5 %

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 3 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнне республика буенча тулай савым 3632,6 тонна тәшкил итте.


Аның 274 тоннасы – Әтнә районы күмәк хуҗалыклары өлеше. Бу республикада җитештерелгән барлык сөтнең 7,5 проценты. Татарстанның 43 районында сөт җитештерелүен исәпкә алсак, бу хәйран зур сан.
Әлегә бары Кукмара районында гына көнлек тулай савым безнекеннән күбрәк – бу көнне 293,5 тонна тәшкил итә. Балтачта – 259,7 тонна, Сабада 210 тонна савып алдылар. Болардан тыш республиканың 7 районында 100 тоннадан артык көнлек тулай савым алдылар.
Тәүлеклек савымга килсәк, Татарстанда уртача савым – 16,4 килограмм. Ә менә Әтнәдә – 29,8 килограмм. Бу күрсәткече белән икенче урында баручы Мамадышта – 25,1 килограмм. Республиканың тагын 4 районында тәүлеклек савым 20 килограммнан күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев