Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районында чүп проблемасы

Һәрберебез белгәнчә, Олы Әтнәдә - атнага 2 тапкыр, ә район авылларында 2 атнага бер чүп җыела.

Чүп җыеучы егетләр Алмаз һәм Илнур белән әңгәмә кордык .

Юка пакетларда чүп чыгармагыз райондашлар, безнең күз алдында күтәреп салганда пакет тишелеп китеп, чүпләре җиргә коелып бетте. Юка пакетларны этләр һәм кошлар да тарата бит.

Тагын бер проблема: чүпне капчыкка тутырмыйча арба белән чыгаручылар да бар. Монысын үз күзләребез белән күрдек.

Чүпне район үзәгендә чәршәмбе һәм якшәмбе көнне җыялар. Ә без дүшәмбе көнне махсус урамнарны карап чыктык. Кабат Пионер, Марсель Сәлимҗанов исемендәге һәм Комсомол урамнарында чүпләрне яңадан чыгарып өеп куйганнар иде. 

Җәмәгать, әйдәгез бер-беребезне азрак хөрмәт итик!

Тулырак язма "Әтнә таңы" газетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев