Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әтнә таңы” газетасы белән тәүге танышу мәктәп елларында булды

Гөлүсә Батталова

Безне – бер төркем укучыларны редакция бинасына экскурсиягә алып килделәр. Газетаның ризографта ничек басылуын, “тере” журналистларны күрү безнең өчен зур вакыйга булды. Үз районыңның үз газетасы булуы әле яңа гына ка­ләм тибрәтергә кыйган сабыйга да илһам канат­лары өстәде – беренче шигырьләрем “Әтнә таңы”нда басылды! Ул газеталар шәхси архивымда әле дә саклана – битләре саргайган, әмма шулкадәр кадерле, газиз алар миңа!
Хезмәт юлымны да мин нәкъ менә “Әтнә таңы”нда башладым! Казан институт­ларының берсендә 4 курста укып йөргән чагымда редактор Марат абый Хәбибуллин эшкә чакырды.
 Кызыклы да, җаваплы да журналист эшенең рәхәт тынгысызлыгын мин нәкъ шул вакытта татыдым.
Еллар үтте, язмыш җилләренең төрлесе булды. Әмма бер әйбер үзгәрмәде – “Әтнә таңы” һәрвакыт өебезнең көтеп алган кунагы. Интернет заманында яңалыклар көне-сәгате белән килеп җитсә дә, ил-көн хәбәрләрен яраткан газетабыздан укуга җитми! Якты бәйрәм булып өйләргә, күңелләргә керүче газетабызга озын гомер, кызыклы сәхифәләр, тугры укучылар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев