Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әтнә таңы”н яратып укыйм, чыга башлаганнан бирле алдырам

Соңгы елларда сыйфаты ягыннан да, эчтәлеге дә ярыйсы ук яхшырды аның.

Тик эч поша: хәзер бит күпләр интернетта утыра, шунда төрле яңалыклар укый. Әмма анда район яңалыкларын таба алмассыз, райондашлар. Аларны бары “Әтнә таңы”н укып белерсез.
Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе бара. Бүгенге көндә үзебезнең гәҗиткә язылу ни хәлдә, “аксамыймы” икән? Шушы темага язган шигыремне җибәреп карарга булдым.

Почтага йөгер тизрәк!
Басу-кырда эш тәмам –
Амбар тулды икмәктән.
Ял чорына керәбез –
Аерылмыйк гәҗиттән.
Хәзер анда “урак өсте” –
Язылу кампаниясе.
Бу уңайдан,
    райондашлар,
Килә болай диясе.
“Әтнә таңы”н
    сагынырсыз
Көзге озын кичләрдә...
Шуңа күрә, беләсезме,
Кирәк сезгә нишләргә?
 Үзебезнең гәҗиткә
Язылырга кирәк.
Соңга калма, райондаш,
Почтага йөгер тизрәк!
Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев