Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әтнә таңы»на язылдыгызмы әле?

Өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз... 5 апрельдән 15 апрельгә кадәр «Язылу декадасы» ункөнлеге узуы хакында хәбәр иткән идек.

Санаулы көннәр тиз уза.  Шуңа күрә дә «Әтнә таңы» газетасына ташламалы бәядән – бары тик 654 сум 90 тиенгә язылып калырга тырышыгыз. Интернет заманы дисәк тә, адәм баласы барыбер кулына китап, газета-журнал тотып укуны кулайрак күрә. Көне буе компьютер каршында эшләп кайтканнан соң, кабат интернет челтәренә кереп китәсе килми. Андый очракта, әлбәттә инде, тынычлап газета-журнал укуга берни җитми. 30 ел буе район тормышын, андагы вакыйгаларны даими яктыртып барган «Әтнә таңы» газетасын алып укысагыз, район гына түгел, республика тормышыннан да хәбәрдар булырсыз.
 
Нинди генә үзгәреш җил­ләре иссә дә, «Әтнә таңы» газетасы үз кыйб­ласына тугры калды дисәк тә ялгышмабыз.

Халык фикере, тормы­шы, яшәеше, тарихы, рай­он­даш­ла­рыбызның уңыш­лары ха­кын­дагы язмалар – бары тик «Әтнә таңы»нда гы­на.
Газетабызның 30 еллыгын бергә каршыларбыз дигән өметтә калабыз. Киләчәктә яңа төр бәйгеләр уздырырга, укучыларыбызның гозерен тыңлап, җавап әзерләүгә багышланган яңа сәхифә ачарга уйлыйбыз.
Бергә калыйк, бергә булыйк га­зетабызның хөрмәтле абу­нәчеләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев