Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әтнә таңы”ннан аерылмагыз

Вакыт туктап тормый, гел алга бара. Кыш аена да кердек.

Быел кышка, ак карлары, суык көннәре белән аяк басабыз. Хәерле, имин, хәвеф-хәтәрсез кыш айлары килеп, матур язларны исәнлектә каршы алырга насыйп булсын.
Декабрь – кышның беренче ае. Әлеге айның мәшәкатьләре белән ел ахыры җиткәнен сизми дә калабыз. Декабрьнең беренче көненнән инвалидлар декадасы башланып китә. Әлеге ункөнлектә күбебез мөмкинлекләре чикле булучыларга ярдәм итәргә тырыша. Саваплы гамәл, әлбәттә. Аларга күрсәткән яхшылык­ларыбыз һәркайсыбызга меңе белән әйләнеп кайтсын.
Бу айда һәр йортта Яңа ел чыршысы үз урынын ала. Яңа ел чыршысын бизәү, Кыш бабай килүне бигрәк тә балаларыбыз зарыгып көтә. Әлеге әкияти мизгелләр гомер буе адәм баласының күңел түрендә матур истәлек булып саклана.
Шулай ук декабрь аенда алдагы елның яртыеллыгына газета-журналларга язылуның тәмамлаган чоры да.
3-13 де­кабрьгә кадәр кабат ункөнлек уза. Әлеге вакыт аралыгында “Әтнә таңы” газетасына киләсе яртыеллыкка арзан бәядән язылып калырга була. Бәясе – 655 сум да 50 тиен генә.
 2021 елда “Әтнә таңы”ның юбилее була. 30 еллык юбилейны бергәләп каршы алыйк, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Район тормышы, көн­дә­­лек яңалыклар, ба­ла­ларыбызның уңышлары, спорт, мәдәният һәм мә­гариф өлкәсендәге хә­бәрләр, авыл җирлекләре уңышлары, тарихы нәкъ менә “Әтнә таңы” газетасында урын ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев