Әтнә таңы

Әтнә театрыннан яңа спектакль: милләтнең мәдәни коды белән шаярырга ярамый

Әтнә театры үзенең бренды булган "Җомга базары"н сәхнәгә күтәрде. «Татар-информ» журналисты Әтнәнең яңа премьерасын — «Җомга базары» музыкаль манзарасын карап кайтты.

100 ел элек бары тик татар классикасы һәм совет чоры драматурглары белән генә эшли башлаган Әтнә халык театры һәм аның традицияләрен дәвам иткән Әтнә дәүләт театры тәрҗемә әсәренә алынгач канәгатьсезлекләр шактый булган ди. Андый вакытта татар халкының күркәм традициясе буенча, татар хатын-кызы алгы планга чыкканын беләбез. Һәрвакыт шулай булды һәм булачактыр. Кыскасы, шагыйрә Гөлүсә Батталова театр җыелышында торып басып: «Үзем пьеса язам», — дигән һәм Әтнә турында пьеса язарга вәгъдә биргән. Пьеса язылган, театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куярга алынган. Театр директоры Ленур Зәйнуллин акча табарга тиеш булган, чөнки бу спектакльне театрның баш режиссеры куя икән — «Кече ватан театры» федераль проектына кертеп булмый. Акча табылган. Дөрес, тагын бер каршылык килеп чыккан, анысы глобаль масштабта — пандемия. Коллектив сабыр гына дөньялар ачылганны көткән. 

Ниһаять, спектакль куелган. Ул ике көн дәвамында Роспотребнадзор рөхсәт иткән кадәр аншлаг белән тамашачыга тәкъдим ителде. Билетлар җитми калганнар спектакль күрсәтеләсе 20 ноябрьне көтә. 

Спектакль ихласлыгы һәм гадилеге белән җәлеп итә. Әйе, пьеса бөтен драматургия кагыйдәләренә туры китереп язылмаган. Бу — Гөлүсә Батталованың драматургия жанрындагы беренче эше. Үзе дә премьерадан соң баш ияргә сәхнәгә чыккач: «Мин үземне бик даһи пьеса яздым дип уйлап театрга килгән идем, труппа белән укып чыккач, әсәрнең бер дә гениаль булмаганын аңладым», — диде. Әмма Рамил Фазлыев әсәрне сәхнәгә куярлык хәлгә җиткерергә ярдәм иткән. Композитор Марат Әхмәтшин уннан артык җыр язган, Резеда Муллагалиева биюләр куйган. Хәтта Сергей Скомороховның декорацияләре дә җырлап тора кебек. Шулай итеп музыкаль манзара барлыкка килгән.

Спектакльдә вакыйгалар Атнакич авылында бара.

Атнакич авылында үзенчәлекле халык яши. Алар, беренче карашка, замана агышыннан бөтенләй дә аерылып калган кебек. Самими дә, эчкерсез-ихлас кешеләрнең яшәү рәвешен, шуның белән бергә авылның да киләчәген бер селтәнүдә юк итәргә мөмкинме? Гасырлар буена тамырларда аккан нәфрәт һәм үч авылга зыян салырмы? Үткән белән бүгенгене бәйләп, спектакль татар авылының язмышы хакында уйланырга чакыра. 

Әсәрнең уңышы — Әтнә ягының легендар шәхесләре театр сәхнәсенә күтәрелә. Җомга базары — Әтнәнең тирә-якка данлыклы зур базары. Базарга бөтен тирә-юнь сәүдәгәрләре, һөнәрчеләре килеп сату иткән, постоялый дворлар булган. Гатаулла бай — Әтнәнең дүрт миллионерының берсе. Бакалея, мануфактура кибетләре тоткан. Үзенең юмартлыгы белән аерылып торган, ярдәмчел, кешелекле булган ди. Иленнән сөрелеп китеп барганда, Дәрвишләр бистәсе тирәсендә вафат булган диләр. Йөрәге тотканмы, кыйнап үтергәннәрме — тарихта төгәл мәгълүмат сакланып бүгенге көнгә килеп җитмәгән. 

Спектакльнең тагын бер персонажы — Күмәчче Хәкимҗан. Әтнәдә генә түгел, Арча, Алат, Ашыт базарларында да бик тәмле күмәч пешереп саткан Хәким күз алдында тотыла. Ул да фәкыйрьләргә игелеклелеге белән аерылып торган дип сөйли халык. Күмәчче Хәким — Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның бабасы.

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов: «Спектакльдә музыкаль манзара кебек кенә күрсәтелсә дә, биредә тарих та бар. Залда утыручылар арасында Гатаулла байны да белмәүчеләр бардыр. Күмәчче Хәким дә, Зәбир дә чынбарлыкта яшәгән персонажлар. Без биредә бүгенге проблемаларыбызны да, Әтнәнең матур якларын да күрдек. Моңа кадәр без Гөлүсәне республиканың иң дәрәҗәле шагыйрәләреннән дип кенә белә идек. Аның шигырьләрендә тирән мәгънә ята. Бүген без Гөлүсәне драматургия ягыннан ачтык. Бу тарихи вакыйга».

Спектакльнең сюжеты буенча Җомга базарында Зәбир исемле большевик Гатаулла байны атмакчы була, әмма Әтнә халкы бердәм булып Гатаулла байны яклап кала, байга төбәлгән пуля астына Лотфый үз күкрәген куя.

Гатаулла бай сөрелер алдыннан байлыгын имән астына күмеп калдыра. Авыл халкы авыр сугыш елларында да ул урынны казымый. Каргалган урын дип саный.

Еллар үтә. Түрәләр үз дөньясында матур гына яшәп яткан Атнакич авылын яңартырга уйлый. Вәзир Үтәгәнович авылны үстерүнең үз юлын тәкъдим итә — юл буенда утырган авылны юлчылар өчен тукталыш итеп була, янәсе. Ә авыл халкының үз проекты — Җомга базарын яңарту.

Спектакльне карый-карый без бу түрәнең авылга үче барлыгын аңлыйбыз. Вәзир Үтәгәнович дигән бу адәм теге большевик Зәбирнең оныгы булып чыга. Үзен бик кәттә түрә дип күрсәтергә тырышса да, теге алтыннарга өметен сузып кайткан икән. Әмма авыл халкы аңа ярдәм итәргә теләми. Алай гына да түгел, һәр авылның бер Лотфые була: кул сузмагыз авылның рухына, риваятьләренә — Лотфыйларны атарга мәҗбүр итмәгез!

Менә шундый музыкаль, хисле, әмма кырыс финаллы әсәр язган Гөлүсә Батталова.

Реклама

Гөлүсә әйтүенә караганда, иң кызыгы спектакльнең премьерасыннан соң башланган. Имән төбендәге алтыннар яшь драматургның фантазиясе булса да, Әтнә халкы каргалган урыннар турындагы риваятьләрен барлый башлаган. Гөлүсә Батталова никадәр генә үзем уйлап таптым дип ышандырырга тырышса да, бар икән андый «имән төпләре». Шушы риваятьләрне тыңлап үскән шагыйрә ләбаса ул — әкият белән чынбарлык үрелгәндер.

Тарихи-әкияте аура әйләндереп алса да, сюжет линиясе бик баналь дип тә әйтә алабыз. Авыл белән шәһәрне каршы куеп, шәһәрне рухсыз урын итеп күрсәтү, шәһәр кызы затсыз, авыл кызы чиста дигән клишелар… Дөресен әйткәндә, мондый әсәрләр күп инде — бөек Туфан абыебыздан башлап, Мансур Гыйләҗевның авыл кызлары, шәһәр егетләре турындагы комедияләрен искә алып, башка эреле-ваклы драматургларның күптин-күп әсәрләрен кушып… Кыскасы, Гөлүсә бу яктан бер яңалык та ачмаган. Әмма Гөлүсә үзе дә авылда гомер итүче шагыйрә, Атнабай әйтмешли, ул «кала чире» белән авырмый. Шуңа күрә ул чын күңелдән шәһәр кызлары белән авыл кызлары алышында — бию баттлында авыл кызлары җиңүен күрсәтә. Авыл кызларына символик зәңгәр шәл көч бирә. Авыл кызлары шәһәр кызы күреп җебеп төшкән үз егетләрен Гуля, Фая һәм Лилялардан саклап кала. Молодцы!

Иманым камил — Гөлүсә авыллык белән шәһәрлек турындагы примитив күренешләрне чын күңеленнән ышанып язган. Пьеса укылганда театр актрисасы Ләйсән Каюмова: «Мондагы персонажлар Гөлүсәнең үзенә охшаган», — диюе белән бик хаклы.

Нәрсә әйтергә тели автор бу гади генә һәм шактый примитив сюжет белән? Гөлүсә Батталова татар мәдәниятен консервацияләү проблемалары турында уйлана дип аңладым. Мәдәни код дип сөйләшергә яратабыз. Әмма аны расшифровкаларга кирәкми, ди Гөлүсә Батталова һәм Әтнә театры бу әсәре белән. Халык үз кодын саклау өчен риваятьнең төрлесен уйлап таба — ул аны «каргалган» дип тә атарга мөмкин. Кодына кагылганнарны, гафу итегез, «атарга» да мөмкин. Тимәгез, халыкның мәдәни кодына, ачмагыз аны, расшифровкаларга тырышмагыз, калсын ул шифрланган килеш. Безнең буын ул кодны файдалана белми икән, бу бит әле киләчәк буын да белмәячәк дигән сүз түгел. Бездән акыллырак буыннар килер — алар ул мәдәни код белән эшли белер.

Гатаулла бай алтыннары күмелгән урыннан бары тик алтын сәгать кенә табылуы да шуңа ишарә — мәдәни код белән эшли белмибез икән, димәк, әле вакыт җитмәгән. Ә Гатаулла бай сәгатенә: «Гомер уза, ага вакыт. Игелек эшләргә ашык!» - дип язылган була. 

 

Драма «корты» бер кергәч, Гөлүсә пьесаларны тагын язачагын чамалыйм. Аннары сер түгел — язучы өчен театр акча эшләү юлы да. Китап гонорарына караганда спектакль гонорары яхшырак, танылуы да зуррак. Белмим, монысы Гөлүсәне ни дәрәҗәдә кызыксындырадыр, әмма язачак. Чөнки баш режиссёр Рамил Фазлыев Гөлүсә Батталова белән тандемда эшләве бик уңайлы булуын әйтә. Ул аннан шигъри пьеса көтә — икенче заказ шундыйрак булды.

Чыннан да, шигъри юллар белән язылган драмалар һәм комедияләр нишасы буш. Заманында андый камил рифма-ритмлы драма әсәрләрен Илдар Юзеев яза иде. Әсәрнең структура ягы режиссёрлар белән бергә эшләнгәндер, әлбәттә. Әмма сәхнәдән җырлап торган тәмле текст яңгырый иде. Хәзер Илдар Юзеевның бер әсәре — «Ак калфагым төшердем кулдан» Камал театры сәхнәсендә бара — аның режиссёры Фәрит Бикчәнтәевка рәхмәт.

Илдар Юзеев киткәннән соң бу урынны алучы юк. Ә безнең халыкка җырлап торган текстлы сәхнә әсәрләре җитми. Рус драмасы өлгесенә корылган әсәрләр артык күбәеп китте.

Музыкаль спектакльнең композиторы — Марат Әхмәтшин. Илдар абый Юзеев спектакльләрендәге җырлар заманында үз тормышы белән яши башлаган кебек, «Җомга базары» җырлары да спектакльдән аерылып чыгарга мөмкин дип фаразлыйм. Кайберләренә Марат Әхмәтшинның хатыны — «Фәридә-Алсу» дуэты җырчысы Фәридә Әхмәтшина кызыгып торды инде.

Әтнә театры максатын белгән, алдагы көнен ачык күзаллаган театр. «Җомга базары”н сәхнәләштерү - аның үз геройларын пропагандалау омтылышы. Үз шагыйрәсен үстерү һәм аңа тотынып, үзенең дә үсү омтылышы.

Кыскасы, без матур татар телендә язылып, татар менталитетына туры китереп куелган, музыка, хореография һәм театраль декорацияләр белән бизәлеп заманчалаштырылган тамаша карадык.  

Чыганак: https://intertat.tatar/news/culture/14-11-2020/tn-teatrynnan-ya-a-spektakl-mill-tne-m-d-ni-kody-bel-n-shayaryrga-yaramyy-5785288

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: