Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә театрының легендар шәхесен котлыйбыз!

Әтнә театрының легендар артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Кадыйр улы Фәйзрахмановның 11 декабрьдә 70 яшьлек олуг юбилее.

Хөрмәтле Таһир ага!

Әтнә театры - гасырлар киңлеген үз офык биеклегенә күчергән уникаль театр. Кабатланмас үзенчәлегебезне, тарихыбызны, бүгенге һәм киләчәгебезне уйлаганда, горурланганда, без, һичшиксез, сезнең кебек театрга җаны-тәне белән бирелгән фидакарьләребезгә рәхмәт әйтәбез! Сәхнәдә тудырган, һәрберсе энҗе бөртегенә тиң рольләрегез белән генә түгел, бәһасез киңәшләрегез, белемегез, дөньяга карашыгыз һәм, иң кадерлесе - йөрәк утыгыз белән Сез Әтнә театрының җанына, тере легендасына әйләндегез. Сезнең исем театрыбызның йөз аклыгы да, вөҗданы да, горурлыгы-мактанычы да!

Елларны, әйдә, календарь битләре санасын, ә Сез бүгенгедәй егетләрчә гаярьлекне, яшьләрчә җитезлекне, ил агадарыдай олпатлыкны һәм затлылыкны югалтмыйча, исәнлектә озак яшәгез! Саулык-сәламәтлек, озын гомер, балалар-оныклар куанычы телибез!

Ихлас хөрмәт белән, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев