Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәген этләр басты

Бәйсез этләр белән бәйле мәсьәлә хакында газетабыз битләрендә бер генә язмадык.

Олы Әтнә уртасындагы инеш янында арканлаган кәҗәгә кадәр ашады инде алар. Инде кабат әлеге мәсьәлә баш калкытты. Хәер, калкытты, дип әйтү дә дөрес булмас. Бәйсез этләр урамнарда һаман йөреп тора. Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Азат Хәйретдинов та эт хуҗаларына  ишеттерергә теләп, редакциягә бернич тапкыр мөрәҗәгать итте. Олы Әтнә авылыннан Сәлимә ханым редакциябезгә:
– Район үзәгенә килә торган түгел. Колагына “алка” таккан ул этләрне бер нишләтеп тә булмый мыни. Мин үзем эттән бик куркам. Бер көнне дә якыннарым озатып куйды үземне, – дип мөрәҗәгать итте. Сүзен дәвам итеп: – Ул этләр кешеләрнең тавык-чебешләрен дә ашый башлаганнар инде, – диде.
Хуҗасыз этләр белән көрәш иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Урамнарда этләрнең муенчаклыларын да, колакларына сары төстә “алка” тагылганнарында очратырга була. Муенчаклыларының әлбәттә инде, хуҗалары бар. Аларны ишегалдында һаман өреп торгач, эт тавышыннан туеп, ычкындырып иркенгә чыгарып җибәрә торганнардыр үзләрен. Ә менә “алка”лы этләр белән нишләргә?
Урамда көз. Тиз ка­раңгы төшә. Мәктәптән кайткан укучы балалар өчен дә куркыныч тудыра бу этләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев