Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә Әфганстан белән бәйле фотоархив бар

Аны районның архив бүлеге җитәкчесе Роза Фидаева төзегән.

Бер төркем әфганчы ир-егетләр Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында урнашкан шушы фотостенд белән таныштылар. "Кара, монысы мин бугай?" "Каян алдыгыз бу фотоларны?" - дип гаҗәпләнеп фотоларны барлауларын күрү шактый гыйбрәтле булды. Чөнки фотодан яп-яшь солдат егетләр елмаеп карый. Арткы фонда мәгърур рәвештә Әфган таулары калкып торганнары да шактый. Күмәкләшеп төшкәннәре дә хәйран. Әфганчы ир-егетләр дә фотолардан танышларын. хезмәттәшләрен эзли башладылар...

Әлеге чараны район хакимияте оештырган. Фотостенд белән район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев