Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә кабат чүп проблемасы

Һәрберебез белгәнчә, Олы Әтнәдә - атнага 2 тапкыр, ә район авылларында 2 атнага бер чүп җыела.

Юка пакетларда чүп чыгармагыз райондашлар. Чүп машинасы җыеп киткәнче ул юка пакетларны этләр, кошлар, мәчеләр таратып бетерәләр. Шуннан сезнең таралып беткән, урам буйлап чәчелеп яткан чүпләрегезне оешма хезмәткәрләренә җыештырырга туры киләчәк. 

Әлеге фотода Марсель Салимҗанов урамын күрәсез. Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры хезмәткәрләре сезнең юка пакетларыгыздан чәчелгән чүпләрне җыярга чыкканнар.

Җәмәгать, әйдәгез бер-беребезне азрак хөрмәт итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев