Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә журналларны яратып укыйлармы?

Газета-журналларны китапханәләрдә укыйлар микән дигән сорау туды.

Һәм без район үзәк китапханәсе директоры Алсу Әскарова белән әңгәмә кордык.

- Алсу ханым, сезнең китапханәгә журналлар киләме?

Әйе, безнең китапханәбезгә бик күп журналлар килә. Башлыча, республиканыкы һәм Россиянекеләр.

- Халык журналларны укыймы соң? 

Халык журналларны бик яратып укый. Хәтта чират торып укыйлар. Бу юлы шул номерын алган идем, яңа номеры килмәдеме дип кызыксынып сораучылар күп.

- Ә нинди журналлар килә сезгә? Әйтеп узсагыз иде?

Безнең үзәк китапханәгә "Сөембикә", "Гаилә учагы", "Казан утлары", "Мәйдан", "Идел", "Гаилә һәм мәктәп", "Түгәрәк уен", "Мәгариф", "Сәхнә", "Татарстан" журналлары килә. Балалар китапхәнәсенә "Чаян", "Ялкын", "Сабантуй" журналлары килә. 

- Балалар укыйлармы соң?

Әлбәттә укыйлар. Таушалып бетә хәтта, сочинение язганда да файдаланалар.

- Ә өлкәннәр китапханәсендә ничә яшьлек укучылар күбрәк?

Күбрәк өлкән буын, яшь пинсионерлар укырга яраталар журналларны. Берничә номерга бүленеп басылып чыккан әсәрләрне бик яратып укыйлар. "Сөембикә", "Казан утлары", "Гаилә учагы", "Мәйдан учагы" журналларын аеруча яратып укыйлар.

- Ә укытучылар киләме китапханәгә? Алар кайсы журналларны алалар?

"Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф" журналларын, "Түгәрәк уен"ны еш алалар. 

Шуны әйтәсем килә, "Түгәрәк уен" журналын без үзебез дә бик яратабыз. Саклап торабыз дисәм дә ялгыш булмас. Анда бит халкыбызның милли уеннары, милли бәйрәмнәре языла. Китапханәдә балалар белән очрашулар үткәргәндә кулланабыз.

- "Сәхнә" журналын укучылар бармы соң?

"Сәхнә" журналын Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артистлары һәм сәнгать мәктәбе укытучылары, укучылары укыйлар.

Закон буенча безнең китапханәгә килгән журналларны без 5 ел сакларга тиеш. Әмма дә ләкин безнең архивта 20-25 ел элек килгән журналлар да бар.

Бик кызыклы әңгәмә булды бу, Алсу ханым. Бик зур рәхмәт сезгә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев